Казаныма мәдhия

Милләтебез горурлыгы — мәшhүр Казан!
Иртәләрен урамнарга кабат кайтты азан
Азатлыкны мактап җырлый шәфәкъ нуры,
Халкың батыр синең, саф hәм тугры.
Азатлыкны мактап җырлый шәфәкъ нуры,
Халкың батыр синең, саф hәм тугры.

Каhарманнар шәhәре син — бөек Казан!
Таралсыннар синең күктән бәла-каза.
Гасырларың тарихыннан саркый иман
Йөз, мең еллар даның үсә бара hаман.
Гасырларың тарихыннан саркый иман
Йөз, мең еллар даның үсә бара hаман.

Идел белән ничек кочаклашкан Кабан
Шул урында халкым тире белән үскән Казан!
Сөембикә манарасы күккә ашкан
Кол — Шәриф тә кабат балкый мәрмәр таштан.
Сөембикә манарасы күккә ашкан
Кол — Шәриф тә кабат балкый мәрмәр таштан.

Оставьте комментарий