Авылым гөлләре

Тагын кайттым әле авылыма —
Төшләремә кереп йөдәтте.
Бәлки ял иттерер авылым өе
Сагынулардан арган йөрәкне.

Черуки

Каурый-каурый канат кош булсам да,
Мин сандугач-былбыл түгелмен.
Былбыл тавышы кебек тавышым да юк,
Ә шулай да җырлый күңелем.

Яшь күңел

Син яшь, диләр, һәрвакыт яшь күңелле, диләр,
Көннән-көн яшәрәсең, дип, миннән көнлиләр;
Яшәрәм, дусларым, чөнки гүзәл яшьлеккә гашыйк мин,
Шуңа күрә картаерга бер дә ашыкмыйм.

Туган көн вальсы (икенче вариант)

Котлап сине туган көнеңдә
Алтын кояш сибә нурларын.
Кояш балкыган язгы иртәдәй,
Якты булсын, якты булсын
Тормыш юлларың.

Тыныч булсын таңнар!

Дуслык билгеседер: җирдә ярсып,
Иделләргә кушыла дәрьялар.
Дуслык кадрен белеп яшәгәндә,
Нинди иркен, киң бу дөньялар!