Сәяхәтче җыры

Таныш түгел юллар буйлап
Мин озак йөрдем.
Туган ягым күренерме дип,
Тауларга мендем.
И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Тау башында бакча булып,
Төшемә кердең.

Очрашу җыры (өченче вариант)

Килдем сезгә Идел-диңгез кичеп,
Сезне сагынып канатланып-өчып.
Кош канатлары түгел иңемдә
Җыр канатлары минең күңелемдә.

Очрашу җыры (беренче вариант)

Килдем, дуслар, Идел-диңгез кичеп,
Сезне сагнып, кошлар кебек очып.
Кош канатлары түгел иңемдә,
Җыр канатлары минем күңлемдә.

Дустыма (беренче вариант)

Каршы ал син язгы акчарлакны,
Яшьлегеңнән сәлам әйтмәсме?
Әйләнеп кайт Идел буйларыннан,
Сагышларың басылып китмәсме.

Дусларым (Син шат диләр)

Сокланалар миңа карап дуслар,
Ямь табасың диеп тормыштан.
Шат яшәргә сездән өйрәндем мин,
Шаянлыгым минем тумыштан.

Сабантуй (беренче вариант)

Күңелле сабантуйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Туган җирем — Татарстан

Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан

Туган җиремә (беренче вариант)

Тугай ярып аккан чишмәләр кебек,
Саф хисләрем җырыма талпына.
Җырым кайнар чишмә булса,
Татлы суын үзем эчми,
Бирер идем хезмәт сөйгән халкыма!

Туган як кичләре

Бер кыз микән, бер кош микән,
Сайрый, сайрый өздереп.
Баян микән, тальян микән —
Уйный, уйный сыздырып.