Әйтер өчен табып булмый сүзләр

Тезелешеп, тәгәрәшеп үстек
Ишек алды яшел чирәмдә
Бар җылысын тигез бүлде әнкәй,
Җитсен диеп безнең гомергә

Әйтер өчен табып булмый сүзләр,
Әнкәйләргә булган рәхмәтне.
Юк, кирәкми әнкәйләргә сүзләр
Безнең бәхет — әнкәй бәхете!

Ана күңле һәрчак бала була
Караса да бала далага
Йөрәгеннән төшкән сабыеның
Һәр адымы шатлык анага!

Әйтер өчен табып булмый сүзләр,
Әнкәйләргә булган рәхмәтне.
Юк, кирәкми әнкәйләргә сүзләр
Безнең бәхет — әнкәй бәхете!

Тезелешеп кайтабыз без хәзер
Тезләнергә әнкәй каршына
Балаларың зур тормышка әзер
Рәхмәтле без әнкәй барсына!

Әйтер өчен табып булмый сүзләр,
Әнкәйләргә булган рәхмәтне.
Юк, кирәкми әнкәйләргә сүзләр
Безнең бәхет — әнкәй бәхете!

Оставьте комментарий