Дулый буран (беренче вариант)

Җил сызгыра морҗа башларында
Тәрәзәләр каткан бозланып
Хуҗа булып җирдә буран йөри
Эшләп йөри җиңен сызганып!

Дулый буран, йолкый буран
Юлаучының якасын
Буран йолкыса йолкысын
Тик язмыш йолкымасын

Елганы да бозга төреп куйган
Ап-ак көртләр өйгән кырларга
Шыпырт кына карап тора сыман
Якындагы куе урман да

Дулый буран, йолкый буран
Юлаучының якасын
Буран йолкыса йолкысын
Тик язмыш йолкымасын

Бирешмичә сары яфрак тора
Селкенмичә тынып калган ул
Курыкмыйча көчле бураннардан
Агачында торып калган ул

Дулый буран, йолкый буран
Юлаучының якасын
Буран йолкыса йолкысын
Тик язмыш йолкымасын

Оставьте комментарий