Әле генә…
Уйланам да хәйран калам,
Гомернең агышына.
Төшенеп тә өлгермәдем
Дөньяның аешына.
Уйланам да хәйран калам,
Гомернең агышына.
Төшенеп тә өлгермәдем
Дөньяның аешына.
Унберенче мехколонна
Һәрбер өйне яктырта.
Алтын куллы ут тартучы
Кызлар күңелен яндырта.
Дөньяда бар үксез калган
Назга мохтаҗ ятимнәр.
Балаларын ташлап киткән
Әтиләр бар, Әниләр.
Бәхет барда уйламыйсың
Кайгы килеп кагасын.
Ачы язмышка саласым,
Күз яшьләре агасын.