Теләк (беренче вариант)
Син чиксезлек, зәңгәр күгем,
Йолдызым булсаң икән.
Йөрәгеңнең иң түрендә
Балкып ла торсам икән.
Син чиксезлек, зәңгәр күгем,
Йолдызым булсаң икән.
Йөрәгеңнең иң түрендә
Балкып ла торсам икән.
Урманнарга барсаң уйлы чакта,
Каеннарны, зинһар, елатма.
Дусларың да сынар, дошманың да,
Имән кебек нык бул, сынатма.
Сез сораган җыр яңгырый
«Күңел» дулкыннарында.
Ут өстәгез, янсын йөрәк
Сөю ялкыннарында.
Гөлбакчага кермим инде,
Гөл чәчәге сулгандыр.
Сөйгән ярым ятка калды —
Күрәчәгем булгандыр.
Агыйделкәй сине назлап кочып ага,
Җиде таудай яткан газиз Өфем минем.
Алтын өмет белән озын гомер теләп
Мең ел элек сиңа нигез салган булган.
Җырлап кайтып киләм борма юлдан,
Мең тавышлы көен көйли урман.
Яшел аланнары (акландагы) чиккән (хәтфә) юрган,
Сабый чагым, әллә шунда калган?
Күк йөзендә яуган болытлар,
Ява да ява, елап яңгырлар.
Әллә инде табигатьтә дә,
Бар сагынулар, бар югалтулар.
Сәхраларда ялгыз йөргән чакта
Яратам мин чәчәк исләрен.
Бүләк итәм, бәгырем,
Ал, тартынма, ал син
Яшьлегемнең кайнар хисләрен.
Туган якның гүзәл бер почмагы,
Идел буе — яшел үзәнлек.
Баш очында сайрый тургайлары,
Моңы бәгыреңне өзәрлек.
Яшел чирәм үскән урам буйлап.
Икәү бергә йөргән яшьлек иртәсе
Еракларда калды,
Сагынырга гына калды,
Сагынсаң да нихәл итәсе…