Гаилә учагы

Иң изге хисләрнең
Чәчкә аткан чагы
Кабызып җибәрик
Гаиләбез учагын

Күзгә күз карашып
Янәшә атларбыз
Шул изге хисләрне
Гомергә сакларбыз!

Әбиләр, бабайлар
Ядъкаре ул чаткы
Әткәйләр, әнкәйләр
Саклаган учакны!

Күзгә күз карашып
Янәшә атларбыз
Шул изге хисләрне
Гомергә сакларбыз!

Хәзер без сакларбыз
Гомерләр буена
Җиткерегез илтеп
Киләчәк буынга!

Күзгә күз карашып
Янәшә атларбыз
Шул изге хисләрне
Гомергә сакларбыз!

Оставьте комментарий