Төшләремә кереп иркәлә

Язгы таңда чишмә тавышыннан
Атам сулышыдай моң килә.
Сабый бала чагым…
Данлы җиңү көне —
Искә төшсен тагын,
Әткәй, бәгърем, бер кат,
Бары, бары бер кат
Төшләремә кереп иркәлә.

Ил шатлыгы иде теләкләрең,
Ил бурычы иде җилкәңдә.
Яшьлек дәшә алга,
Кыенлыклар туса,
Җиңел булсын җанга,
Әткәй, бәгърем, бер кат,
Бары, бары бер кат
Төшләремә кереп иркәлә.

Аяз күктә янган йолдызларның
Тыныч җиргә нуры сирпелә.
Шат көнем күк балкып
Олы юлга чыксам, өстәр өчен ялкын,
Әткәй, бәгърем, бер кат,
Бары, бары бер кат
Төшләремә кереп иркәлә.

Оставьте комментарий