Соңгы чәчәк

Мин килдем кояшлы дөньяга,
Мин җирнең иң соңгы чәчәге.
Күзләрдә иртәнге чык түгел,
Тапталган мәхәббәт яшьләре.

Мин көлмим кешеләр көлгәндә,
Еламыйм, кешеләр еласа…
Мин инде бәхеттән ваз кичтем,
Таңнарда җанымны моң баса.

Мин килдем кояшлы дөньяга,
Мин җирнең иң соңгы бер гөле.
Кем табар миңа бер җылы сүз?
Кем ачар сагышлы күңелне?

Оставьте комментарий