Соңрак син сагынырсың (беренче вариант)

Син миннән киткән көннәрне
Күз яшьләрем кипмәде.
Көзләр үтеп язлар җиткән,
Йөрәк шуны сизмәде.

Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың.
Кайтар үткән көннәрне дип,
Ходайга ялынырсың.

Бик еш төшләремдә күрәм,
Уйлыйсың, уйланасың.
Бир кулыңны — юатырмын,
Дигәндә югаласың.

Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың.
Кайтар үткән көннәрне дип,
Ходайга ялынырсың.

Айлар үткән, еллар үткән,
Ерагайды аралар.
Сине хәтерләтеп бары
Сыкрый кайчак яралар.

Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың.
Кайтар үткән көннәрне дип,
Ходайга ялынырсың.

Оставьте комментарий