Соң мәртәбә, соңгы кабат

Чәчәк тотып кулларыңа,
Чыкма башка юлларыма.
Кунак булып уйларыңа,
Килдем синең туйларыңа.

Соң мәртәбә, соңгы кабат,
Зәңгәр күзкәй, сиңа карап,
«Әче» — дигән сүзләремә
Әче яшьләр — күзләреңдә.

Соң мәртәбә, соңгы кабат,
Хыянәткә әзер җавап.
Чит-берәүләр яннарыңда —
Яралары җаннарымда.

Соң мәртәбә, соңгы кабат,
Зәңгәр күзкәй, сиңа карап,
«Әче» — дигән сүзләремә
Әче яшьләр — күзләреңдә.

Язмыш, диеп, ялгышларны,
Басып булмый сагышларны.
Сөюдән зур җәза бармы,
Аннан да зур дәва бармы?!

Соң мәртәбә, соңгы кабат,
Зәңгәр күзкәй, сиңа карап,
«Әче» — дигән сүзләремә
Әче яшьләр — күзләреңдә.

Оставьте комментарий