Язлар килде тагын җиргә,
Сагышлану безгә нигә,
Йөрәк тибә көтеп үз парын.
Көтәм сине якты көндә,
Көтәм сине айлы төндә,
Кайларда син, күз ярым.
Сине көтәм әле һаман,
Әле туңам, әле янам,
Өметләрем җанга ут салган.
Сине көтәм иртә-кичен,
Юк сүрелмәс, үлмәс хисем,
Килереңә барыбер ышанам.
Чәчәкле җәй килгән саен
Яфрак яра зифа каен,
Өмет итеп җәйге җылыга.
Ак каендай назлы чагым,
Сине көтәм менә тагын,
Ник килмисең: күңел боега.
Сине көтәм әле һаман,
Әле туңам, әле янам,
Өметләрем җанга ут салган.
Сине көтәм иртә-кичен,
Юк сүрелмәс, үлмәс хисем,
Килереңә барыбер ышанам.
Көзге көннәр бераз моңсу,
Тик йөрәгем нигә ярсу,
Тынгы тапмас кайнар хисләрем.
Кыш салкыны җанга үтсә,
Карлы-бозлы, бәгырь телсә,
Мин нишләрмен синсез, нишләрмен?
Сине көтәм әле һаман,
Әле туңам, әле янам,
Өметләрем җанга ут салган.
Сине көтәм иртә-кичен,
Юк сүрелмәс, үлмәс хисем,
Килереңә барыбер ышанам.