Гүзәллегемнең сере

Гүзәл диләр, сәбәбе бар
Гүзәл булуларымның.
Сезнең алда гүзәл булып
Җырлап торуларымның.

Гүзәл, дисезме мине?
Нидә, дисезме сере?
Гүзәл иткән җырларым бар,
Гүзәл иткән дусларым бар,
Гүзәллегемнең сере,
Гүзәллегемнең сере…

Гүзәл дигән исемемне,
Җисемем исем итсен.
Мине гүзәл иткәннәрне
Якларга көчем җитсен.

Гүзәл, дисезме мине?
Нидә, дисезме сере?
Гүзәл иткән җырларым бар,
Гүзәл иткән дусларым бар,
Гүзәллегемнең сере,
Гүзәллегемнең сере…

Гүзәл минем сөйгәнем,
«Гүзәлкәем!» — дигәнем.
Белдегезме, гүзәллектә
Кем «гаепле» икәнен?..

Гүзәл, дисезме мине?
Нидә, дисезме сере?
Гүзәл иткән җырларым бар,
Гүзәл иткән дусларым бар,
Гүзәллегемнең сере,
Гүзәллегемнең сере…

Оставьте комментарий