Без бит авыл кызлары

Телне-динне онытмыйбыз,
Гадәтләрне саклыйбыз
Авылдан чыккан булсак та,
Заманнан калышмыйбыз.
Өчпочмак-бәлеш пешереп
Бик еш кунак сыйлыйбыз
Мул табынлы һәм кунакчыл
Авылның кызлары без.

Бер эштән дә курыкмыйбыз
Без бит авыл кызлары.
Утта янмый, суда батмый
Авылның йолдызлары.

Авылны гөл-бакча итә
Кызларның булганнары.
Шәһәрне дә ямьләндерә
Авылның уңганнары.
Сыерын да савабыз без
Печәнен дә чабабыз.
Кирәк икән әле хәтта
Утынын да ярабыз.

Бер эштән дә курыкмыйбыз
Без бит авыл кызлары.
Утта янмый, суда батмый
Авылның йолдызлары.

Өлгер ир-егетләр яр итә
Чибәр авыл кызларын.
Саклап-яклап яшәр өчен
Җирдәге йолдызларын.
Уңган-тырыш булсын һәрчак
Авыл егет-кызлары
Гөрләп, балкып кына торсын
Татарның авыллары

Бер эштән дә курыкмыйбыз
Без бит авыл кызлары.
Утта янмый, суда батмый
Авылның йолдызлары.

Оставьте комментарий