Авыл кызы (Их, чибәр кыз икән)

Безнең авылның кызлары
Аклы күлмәк кияләр.
Эшкә оста, сүзгә кыска
Егетләрне сөяләр.

Их,чибәр кыз икән,
Кемгә бирербез икән?
Уңган микән егете,
Кемдә икән өмете?

Безнең авыл басуының,
Сулары агып тора.
Авыл кызы эштә пешкән,
Битләре янып тора.

Их,чибәр кыз икән,
Кемгә бирербез икән?
Уңган микән егете,
Кемдә икән өмете?

Сезнең эш чибәр микән,
Безнең эш чибәр микән?
Безнең кызлар җиңәр микән,
Егетләр җиңәр микән?

Их,чибәр кыз икән,
Кемгә бирербез икән?
Уңган микән егете ,
Кемдә икән өмете?

Оставьте комментарий