Тәрәзәләр язга елмая
Тәрәзәләр елмаялар,
Тәрәзәләрдә нурлар —
Зәңгәр күкләргә үрелеп,
Йөрәктә шыта җырлар.
Тәрәзәләр елмаялар,
Тәрәзәләрдә нурлар —
Зәңгәр күкләргә үрелеп,
Йөрәктә шыта җырлар.
Тын сукмакта тал тирбәлә:
Кулың талга тиядер.
Йөрәк әйтә: сагынгандыр,
Су буена киләдер…
Туган якның каеннары калалар инде,
Озатыша баралар инде,
Йөрәгемә яфракларын яралар инде,
Сагышларга салалар инде.
Иртә дә томан, кич тә томан,
Бу томанкайларга ни булган?
Тауга да менеп, ташка басып,
Син карарсың, җаным, мин булмам.
Туалар сызылып ал таңнар…
Туалар өметле көн көтеп;
Илне зур эшләргә чакырып,
Йөрәкне җиңүгә җилкетеп.
Йолдызлар елаган күренә күргәнгә
Күз яше җемелди таңнарда үләндә.
Чулпанмы елаган, Зөһрә яшьләреме,
Әллә ишеткәнме ул минем дәшкәнне.
Уяна иркен болыннар,
Ачыла гөл керфекләре;
Тибрәнеп яфрак өстендә
Уйный чык бөртекләре.
Ерак тау артыннан күтәрелеп
Таң билгесе сызыла офыктан.
Куе караңгылык сыегая,
Йомшак җилләр исә котыптан.
Таулар юлын җырсыз үткәнем юк,
Күксел таулар сөя җырларны.
Авырлыкны җырлар җиңеләйтә,
Җыр кыскарта озын юлларны.
Таулар биек, таулар биек,
Таулар биек менәргә.
Бачкычлар юк, бачкычлар юк,
Шул тауларга менәргә.