Сагыну (җиденче вариант)
Тугайларга язлар җиткәч
Моңсуланамы һава?
Сагышларга бармы дәва,
Сагынуга юк дәва?
Тугайларга язлар җиткәч
Моңсуланамы һава?
Сагышларга бармы дәва,
Сагынуга юк дәва?
Чәчәк идек илләрдә лә,
Чәчелдек чит җирләргә.
Тагы да чәчәк булыр идек,
Кайтсак туган илләргә.
Су буенда бөдрә таллар,
Хәтфәләй камышлары.
Сине күрми бетмәс инде
Йөрәгем ярсулары (сагышлары).
Сагынасыңмы туган авылыңны,
Исеңдәме искән җилләре,
Тирә-якка хуш исләрен сибеп,
Гүзәл үскән бакча гөлләре?
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар;
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?
Мин сагынып киләм сине,
Мин сагынып киләм сине,
Ашкына сиңа җаным.
Гомерләрнең мәңге түгеллеген,
Фани икәнлеген белсәм дә,
Ышанасым килә кешеләрнең,
Үзе үлгәч, җаны исәнгә.
Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,
Сагынам, дуслар, илкәйне, лә,
Сагынам, дуслар, илкәйне.
Илкәй белән бергә сагынам
Яшьли сөйгән иркәмне.
Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,
Сагынам туган илкәйне, шул,
Сагынам туган илкәйне.
Илкәй белән бергә сагынам
Яшьли сөйгән иркәмне.
Каеннарга мин сөялдем,
Кайгыларны сөйләдем.
Синнән башка бу дөньяда
Беркемне дә сөймәдем.
Авылымның каеннарын
Кайтып күрәсем килә.
Синең белән тормыш юлын
Бергә үтәсем килә.