Әниләр бәйрәме (икенче вариант)

Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.

Бүген ― әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.

Бүген ― әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә.

Бүген ― әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.

Оставьте комментарий