Әниләр

Гомер таңнарыбыз аткан көйне
Зарыгу белән көтеп алучы,
Безнең өчен тау кадәрле йөкләр
Күтәрергә әзер калучы —
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр,
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары,
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары,
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр..
Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз
Тормыш — юлларыбыз күгендә,
Ин кадерле бер кешебез булып,
Сакланасыз күңел түрендә,
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр,
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сеэ бирәсез, газиз әниләр.

Оставьте комментарий