Ник җырладың, иркәм

Бакчаларга керем — сине эзлим,
Бакчаларда кошлар сайрыйлар.
Урамнарда йөрим — сине күзлим,
Күзләр эзли — таба алмыйлар.

Хәтеремдә, сине
Бер кичәдә күрдем.
Нигә диеп үзеңә караттың?
Тиңсез икәнлегемне дө белдем, —
Барыбер сине өзелеп яраттым.

Бакчаларда гөлләр чәчәк ата,
Мин яраткан гөлләр атмыйлар.
Көннәр-төннәр һаман алга ага,
Бергә булган көннәр кайтмыйлар.

Хәтеремдә, сине
Бер кичәдә күрдем.
Нигә диеп үзеңә караттың?
Тиңсез икәнлегемне дө белдем, —
Барыбер сине өзелеп яраттым.

Ник чакырдың үзең юлларыңа
Минем белән бергә бармагач?
Ник кагылдың йөрәк кылларына
Үзең минем белән бармагач?

Ник җырладың
Миңа карап, иркәм,
Җырым миңа багышланмагач?
Нигә суздың кулың, сөям диеп,
Мәңгелек яр булып калмагач?

Оставьте комментарий