Ни булды?

Тышта пыскып салкын яңгыр ява,
Юешләтеп урам юлларын.
Ә мин менә уйлыйм һаман сине,
Искә алам яшьлек елларын.

Ни булды соң сиңа, йөрәк дустым,
Нигә һаман миңа янарга?
Мөмкин түгелме соң бер-береңне
Рәнҗүләрсез генә аңларга?

Тышта пыскып салкын яңгыр ява,
Килсә дә яз инде бик күптән.
Шытсалар да, һаман чәчәк атмый
Гөлләрем дә, белмим нилектән?

Бәлки, болар бар да синең өчен
Көлке генә булып тоелыр.
Мең ел үтәр, безнен баш очында
Яңгыр явып, яфрак коелыр.

Кайда кояш, кайда матур көннәр?
Болытларга алар күмелгән.
Мәхаббәт тә, ахыры, көзләренә
Җиткән гөлләр кебек сүрелгән.

Ни булды соң сиңа, йөрәк дустым,
Нигә һаман миңа янарга?
Мөмкин түгелме соң бер-береңне
Рәнҗүләрсез генә аңларга?

Оставьте комментарий