Шекә авылы көе

Сандугачым, син бәләкәй,
Син бәләкәй бит әле.
Сагыну түгел, саргаерсың,
Чит җирләргә кит әле.

Сандугач булган агачның
Тамырын корытмагыз.
Чит җирләрдә ялгыз башым,
Дусларым, онытмагыз.

Сандугачлар сайрашалар
Туган җирем гөл, диеп.
Туган җирнең, туган илнең
Кадерләрен бел, диеп.

Оставьте комментарий