Сайрап яшәр өчен кирәк
Сандугачка тал-тирәк.
Бергә булсаң ярың белән
Дөнъя була түгәрәк.
Ак кошларга кайтыр өчен
Таза елгалар кирәк.
Гомер матур үтсен өчен
Таһир-Зөһрәләр кирәк.
Сайрап яшәр өчен кирәк
Сандугачка тал-тирәк.
Бергә булсаң ярың белән
Дөнъя була түгәрәк.
Гомер шаулап үтә икән
Әйтерсең аккан елга.
Ярыңа ярәшет яшәү
Тиң бит ул матур җырга.
Сайрап яшәр өчен кирәк
Сандугачка тал-тирәк.
Бергә булсаң ярың белән
Дөнъя була түгәрәк.
Бергәләшеп парың белән
Яшәүе күңеллерәк.