Яратам дияргә дә куркам

Яратамын дияргә дә куркам.
Мин яратмыйм, дисәң — нишләргә?
Синең хакта һаман уйлаганда
Сине күрәм, сине төшләрдә.

Яратамын дияргә дә куркам.
Бәлки, синең уйда бүтәндер.
Булмас хыялларны чын итәр дип,
Язмышлардан юкны көтәмдер.

Яратамын дияргә дә куркам,
Аңламассың диеп күңелне.
Тик ни булды әле миңа бүген,
Сиңа булган хисләр түгелде.

Яратамын дияргә дә куркам,
Син дә, бәлки, куркып калырсың.
Минем кебек үлеп яратсаң да,
Әйтмәс өчен сәбәп табарсың.

Яратамын дияргә дә куркам…

Оставьте комментарий