Бизәдең дөньямны ,
Барлыгың белән .
Сөюле күзләреңдә
Ярату күрәм.
Яратам ,яратам,
Сөйгән бергенәм.
Чәчәк кебек атам
Синнән сөеләм.
Күктәге йолдызлар ,
Сөеп сибелә.
Алсу таң,иртәләр ,
Тик безгә генә.
Яратам ,яратам ,
Былбылым диеп.
Җанны нурга күмгән ,
Моң-җырым диеп.
Яннарыңда рәхәт ,
Күңелем сөенә.
Атлыйк бергә-бергә ,
Тормыш үренә.
Яратам ,яратам ,
Назлы парым син.
Син минем бәхетем ,
Сөйгән ярым син!