Янарымда ярый син бар, әткәй

Ышанычлы терәк булмаса.
Сине уттан-судан коткарырлык
Курку белмәс йөрәк булмаса.

Янарымда ярый син бар, әткәй,
Авыр чакта син бар янәшә.
Изге күңелең якты кояш сымак,
Игелекләр генә өлешә.

Кайчакларда корыч-холыклы син,
Ихтыярың тигез корычка.
Гомер буе тогрысың син
Әткәй дигән изге бурычка.

Янарымда ярый син бар, әткәй,
Авыр чакта син бар янәшә.
Изге күңелең якты кояш сымак,
Игелекләр генә өлешә.

Кирәк чакта якын киңәшче син,
Әмәл тапмас кыен мәлләрдә.
Булгандыр, шул, кайчак үзеңнеңдә,
Калган чакта авыр хәлләрдә.

Янарымда ярый син бар, әткәй,
Авыр чакта син бар янәшә.
Изге күңелең якты кояш сымак,
Игелекләр генә өлешә.

Оставьте комментарий