Ялгыз калып кара

Яшьләр тулса күзләреңә,
Шикләр туса күңелеңдә,
Өметләрең кинәт сүнсә,
Булалмабыз бергә, дисәң.

Сынар өчен
Мәхәббәтең көчен,
Бер мизгелгә генә, бер мизгелгә
Ялгыз калып кара, ялгыз калып…

Иңнәреңне басса сагыш,
Серләреңне чишсәң ялгыш,
Мин булырмын янәшәңдә
Ятлар сиңа эндәшкәндә.

Сынар өчен
Мәхәббәтең көчен,
Бер мизгелгә генә, бер мизгелгә
Ялгыз калып кара, ялгыз калып…

Хыял әйдәр якты эздән,
Күрешербез кабат тиздән.
Бәхет җиле назлап исәр,
Сүрелмәсләр тәүге хисләр.

Сынар өчен
Мәхәббәтең көчен,
Бер мизгелгә генә, бер мизгелгә
Ялгыз калып кара, ялгыз калып…

Оставьте комментарий