Исемдә…

Җил-давыллар куркытмыйлар мине,
Синең мәхәббәтең һаман минем янда.
Үрләр аша, калын урман аша,
Омтылам мин канатлы кош кебек алга.

Кая барсам, кайда йөрсәм,
Иртәсен дә, кичен дә,
Гел син минем күңелемдә,
Гел син минем исемдә.

Ерак юллар якынайган сыман,
Тоям синең кайнар сулышыңны, тоям.
Зәңгәр таудан, диңгез буйларыннан
Сиңа бүләк итәр өчен чәчәк җыям.

Кая барсам, кайда йөрсәм,
Иртәсен дә, кичен дә,
Гел син минем күңелемдә,
Гел син минем исемдә.

Оставьте комментарий