Икәү бергә

Тормыш дигән юлны башладык.
Озатып калды безне яшьлек кенә,
Йөрәкләр тик шуңа сызлады.

Чишмә тавышы, айлы кичтә,
Моңсулата синең күзләрне.
Янма әле, көймә әле,
Яннарыңда мин бар бит әле.

Гомер юлын юл уртасы итеп,
Туктап бердә ялда итмәдек.
Әче җилләр килеп кагылсада
Серләр биреп туктап калмадым.

Чишмә җыры, айлы кичтә,
Моңсулата синең күзләрне.
Янма әле, көймә әле,
Яннарыңда мин бар бит әле.

Яшик әле шулай дөнъя куып,
Җиткәнче дип алтын туйларга.
Картлыкта да син минеке диеп,
Җырдагыча кушлып җырларга.

Чишмә тавышы, айлы кичтә,
Моңсулата синең күзләрне.
Янма әле, көймә әле,
Яннарымда мин бар бит әле.

Оставьте комментарий