Хат язсам да

Хат язсам да бармас төсле,
Ахры ерак киттем илемнән,
Бала чакларымда уйнап йөргән,
Чия чәчәк аткан җиремнән.

Ерак киттем. Бөдрә таллар
Көтәләрдер таныш җырчысын;
Көтәләрдер кырлар, биек таулар
Шат күңелле еллар юлчысын.

Борчылмагыз, минем дуслар,
Шат җырчыгыз сезне онытмас.
Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,
Дошманнардан җирне корыткач.

Оставьте комментарий