Яшәргә дә әле яшәргә (икенче вариант)

Көзләр җиткән саен,
Яфрак койган каен,
Матур язлар кабат яшәрә.
Калган гомер тагы да,
Матур тоелганга,
Яшәргә дә әле яшәргә,
Яшәргә дә әле яшәргә.

Авырлыклар үттек,
Илне чәчәк иттек,
Чал керсә дә бөдрә чәчләргә.
Күргән михнәт өчен,
Хәләл ширбәт эчеп,
Яшәргә дә әле яшәргә,
Яшәргә дә әле яшәргә.

Әле дә дәртле күңел,
Бирешерлек түгел,
Картайсак та йөрәк яшь әле дә.
Тормыш нурланганда,
Бәхет зурланган да,
Яшәргә дә әле яшәргә,
Яшәргә дә әле яшәргә.

Оставьте комментарий