Чишмә җыры (өченче вариант)

Таң атканда чишмәләргә төшәм
Кар тулган да күңел сафлыкка.
Хыялларың яктыргандай тула
Иске йөрәк тулы сандыкка.

Моң алырга төшәм чишмәләргә,
Өзелеп тә моңга куанам.
Чишмә җырыннан моңлырак көй
Бу дөнъяга әле тумаган.

Иртәләрдәй чишмәләргә төшәм
Сандугачлар җырын тыңларга.
Илһам алып чишмә суларыннан
Йөрәк җырларымны җырларга.

Моң алырга төшәм чишмәләргә,
Өзелеп тә моңга куанам.
Чишмә җырыннан моңлырак көй
Бу дөнъяга әле тумаган.

Гомеркәйләр җирдә мәңге түгел,
Чишмә кала җырлап үз җырын.
Җыр алырга килеп чишмәләргә
Моңга сусагандай яшь буын.

Моң алырга төшәм чишмәләргә,
Өзелеп тә моңга куанам.
Чишмә җырыннан моңлырак көй
Бу дөнъяга әле тумаган.

Оставьте комментарий