Шатлыгымны кушам җырларга

Безнең яшльек әле узмаган,
Маңгайларга сырлар кунмаган.
Саф өметләр һаман шул көе,
Гомер йомгагының юк җөе!

Барыр юлым алда нур гына,
Күңел сазым тулы моң гына.
Үкенмимем узган елларга,
Шатлыгымны кушам җырларга!

Юлдаш итеп алып җырларым,
Узып барам гомер юлларын.
Сезгә сонам һәр чак кулларым —
Кушылыгыз миңа, дусларым!

Барыр юлым алда нур гына,
Күңел сазым тулы моң гына.
Үкенмимем узган елларга,
Шатлыгымны кушам җырларга!

Гел шатлансын минем ишеләр,
Ташламасын якын кешеләр!
Ташып аксын хисләр дәръяләй,
Тик нурлардан торсын дөньялар!

Барыр юлым алда нур гына,
Күңел сазым тулы моң гына.
Үкенмимем узган елларга,
Шатлыгымны кушам җырларга!

Оставьте комментарий