Чит илләргә чыксаң…

Китмә, диләр, бездә калып җырла…
Әллә инде аңлый алмыйлар:
Туган илдән киткән сандугачлар
Чит җирләрдә сайрый алмыйлар.

Мин сандугач түгел, җырлыйм өзелеп,
Туган якка уем тартылган;
Сандугачтай читтә саргайганчы,
Очып кайтам җырым артыннан.

Адашканнар, сагынып тилмергәннәр
Бу җырымнан эзләп тапсыннар,
Телсез-җырсыз калган сандугачлар
Туган илләренә кайтсыннар.

Мин сандугач түгел, җырлыйм өзелеп»
Илсез саргаюлар чын икән…
Чит илләргә чыксаң, озак торма,—
Гыйбрәт алыр өчен чык икән.

Мин сандугач түгел, җырлыйм өзелеп.
Туган якка уем тартылган;
Сандугачтай читтә саргайганчы,
Очып кайтам җырым артыннан.

Оставьте комментарий