Өфе юкәләре

Яшьлек урамнары,
Тулы хыяллары,
Без — шатлыкка туймас исәрләр.
Өфе юкәләре
Безнең хакта да әле
Яфрак яра-яра сөйләрләр.

Әдрән диңгез

Әдрән диңгез, гүзәл диңгез,
Ай, гүзәл диңгез.
Күп яуларны күргән диңгез,
Күргән ул диңгез.
Тау батыры Искәндәргә,
Искәндәргә
Җан дәвасын биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.

Әбиләр чуагы

Бу нинди көз инде:
Сызлан да түз инде,
Сагын да түз инде, уйласаң,
Җөйлөрңең гөлләрен,
Бәхетле көннәрен
Бер кайтып, һай, кире буйласаң!

Җәйнең матур аяз таңнарында

Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында;
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.