Миләүшәләр (беренче вариант)

Зәңгәр күзле алсу Миләүшәне
Кулымда йөретәм иркәләп.
Безнең сөю соңлап чәчәк атты —
Очрашмадык нигә иртәрәк?!

Миләүшә (икенче вариант)

Бакчабызда әңер төшкәч
Кызлар серен сөйләшә, сөйләшә.
Иң шаяны әйткән сүзгә
Барысы да көлешә, көлешә.

Миләшкәем (беренче вариант)

Тәрәземне ачтым бакчага,
Аннан миләш миңа баш кага.
Күңелем иләс, серләремне, миләш,
Сөйләмим мин синнән башкага.

Көтәр кешең булу бәхет

Сагынулар безне сыный гына,
Сагынулар безне тик якынайта.
Озын-озын чакрымнар аша
Уйларым сиңа, сиңа кайта.

Көтәм сине (дүртенче вариант)

Юрый-юрый, 
Юлларыңа карый, 
Көтәм сине, көтәм, кил, иркәм! 
Көтә-көтә, 
Сабырлыгым бетә, 
Нигә, нигә килмисең икән?