Мәктәп еллары
Сагынып искә аласымны беләм
Кыңгыраулы мәктәп елларын.
Алда нинди язмыш көтсә дә мин,
Шул елларны, ахры, уйлармын.
Сагынып искә аласымны беләм
Кыңгыраулы мәктәп елларын.
Алда нинди язмыш көтсә дә мин,
Шул елларны, ахры, уйлармын.
Бу дөньяга нәрсә булган:
Тирә-ягы моңга чумган?
Әйләнәбез кара-каршы,
Ә күзләргә сагыш тулган.
Мәктәбемнең ихатасы,
Гөл-чәчәккә күмелгән.
Һәр чәчәкнең таҗларында
Истәлекләр үрелгән.
Мәктәп, мәктәп синдә укып үскәч
Барасы юл ачык күренә.
Синнән башланган тормыш юлларын
Балкып үтә гомер түренә.
Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.
Тәүге кабат атлап мәктәп бусагасын,
Килә һәркем белем иленә.
Укырга-язарга, тормышны аңларга
Өйрәтәләр безне биредә.
Мәктәп бакча түгел икән,
Тәртипләр башкачарак.
Шуңа күрәдерме монда
Безгә өр-яңа караш.