Безнең класс — тату гаилә

Мәктәп бакча түгел икән,

Тәртипләр башкачарак.
Шуңа күрәдерме монда
Безгә өр-яңа караш.

Ничек охшап туганбыз,
Әйтерсең бертуган без.
Һәммәбез дә бик уңган без,
Җырларга да оста без,
Биергә дә оста без.

Әгәр, ничәү сез? дисәгез,
Классыбызда җидәү без.
Аерылмас дуслар булып,
Тату булып үсәбез.

Ничек охшап туганбыз,
Әйтерсең бертуган без.
Һәммәбез дә бик уңган без,
Җырларга да оста без,
Биергә дә оста без.

Уйныйбыз да, көләбез дә,
Хыялга да бик бай без.
Газиз туган илебезгә
Алмаш булып үсәбез.

Ничек охшап туганбыз,
Әйтерсең бертуган без.
Һәммәбез дә бик уңган без,
Җырларга да оста без,
Биергә дә оста без.

Оставьте комментарий