Балаларда, балаларда
Тормышыбызның яме.
Кызларым дип, улларым дип,
Яши һәр әти-әни.
Ходаемның бүләге ул
Сөеп туймас газиз балалар.
Яратып, яратылып яши
Бик бәхетле ата-аналар.
Көтеп алган бәхеткәйләр
Иң зур шатлык-юаныч.
Саф сөюнең җимешләре
Булсыннар гел куаныч.
Ходаемның бүләге ул
Сөеп туймас газиз балалар.
Яратып, яратылып яши
Бик бәхетле ата-аналар.
Балаларым, балаларым —
Нәсел дәвамчылары.
Улларым да, кызларым да —
Иң зур булышчыларым.
Ходаемның бүләге ул
Сөеп туймас газиз балалар.
Яратып, яратылып яши
Бик бәхетле ата-аналар.