Без киләбез!

Без киләбез, без җиләбез…
Алда — безнең бормалы юллар.
Шул юллар бит һәр чак безне
Җыр-моң булып чакырган кыллар.

«Хыялыйлар» дисә — дисеннәр,
Без килгәнне күрсен, белсеннәр.

Без киләбез, без җиләбез…
Туган җирләр нурланып кала.
Үткәннәрдән киләчәккә
Безнең буын күперләр сала.

«Хыялыйлар» дисә — дисеннәр,
Без килгәнне күрсен, белсеннәр.

Без киләбез, без җиләбез…
Юлдагылар ни генә күрмәс:
Тик йөрәктә, ни күрсәк тә,
«Дуслык» дигән учаклар сүнмәс.

«Хыялыйлар» дисә — дисеннәр,
Без килгәнне күрсен, белсеннәр.

Оставьте комментарий