Без — авылда үскән балалар

Туган якка тиздән кайтам әле.
Күп күрдем чит җирләр калалар.
Ә күңелдә һаман кыр-болыннар.
Без авылда үскән балалар.

Туган якка тиздән кайтам әле.
Авылның әхвәлен белергә.
Түбәтәйләр кигән бабайларга.
Ерактан үк сәләм бирергә.

Туган якка тиздән кайтам әле
Дуслар,туганнарны күрергә.
Бала чакларымны искә алып.
Атка атланып бер йөрергә.

Туган якка тиздән кайтам әле.
Болыннар чәчәккә тулганда.
Зур бәхет авылда Ата-Анаң.
Туган йортың исән булганда.
Туган йортың исән булганда.

Оставьте комментарий