Башкортостан улымын

Яшел тирмәләрдән
Мәһәбәт йортларыга
Күтәрелдең күккә, болытларга кадәр,
Танылмаслар иде бүгенгеңне синең,
Читтә йорегән җаннар,
Кире кайтса әгәр.

Кушылып сайрый кошлар
Курай көйләренә,
Мондый матур илләр,
Диеп, бездә генә.
Бал исе җилләрдә,
Мактала илләрдә,
Минем туган ягым — Башкортостан.

Биек тә, якты да,
Явлаган үрләрең,
Затлы да кыйммәтле
Халыклар дуслыгы.
Олысы, кечесе,
Ерагы, якыны
Бер имән тамыры,
Иминлек ныклыгы.

Кушылып сайрый кошлар
Курай көйләренә,
Мондый матур илләр,
Диеп, бездә генә.
Бал исе җилләрдә,
Мактала илләрдә,
Минем туган ягым — Башкортостан.

Салаватның кадәр
Батыр булмасам да,
Тәбигәтнен кадәр
Матур булмасам да.
Горурлыгым чиксез
Газиз улын булып,
Җырларымда сине
Данлап җырласам да.

Кушылып сайрый кошлар
Курай көйләренә,
Мондый матур илләр,
Диеп, бездә генә.
Бал исе җилләрдә,
Мактала илләрдә,
Минем туган ягым — Башкортостан.

Оставьте комментарий