Асия (беренче вариант)

Җәй җиттеме кырда, чәчәкләрдән,
Казлар үрәләрдер такыя.
Синдә шаулап минем яшьлегемә
Җырлар булып килдең Асия.

Асия, Асия,
Кызлар үрәләрдер такыя.

Күңелләрне кайгы-сагыш баса,
Ярсуларны моңлы җыр тоя.
Синең белән кавышырбыз төсле
Кавышрбыз төсле, Асия.

Асия, Асия,
Ярсуларны моңлы җыр тыя.

Оставьте комментарий