Яшәүнең үзеннән көч алам

Син сорама миннән, сорама, —
«Яшәргә, дип, каян ут алдың?»!
Ярсу елгалардан, горур кыялардан,
Яшәүнең үзеннән көч алдым.

Син сорама миннән, сорама, —
«Кем дип, сиңа бәхет юрады?»!
Бәхетемне таңнан, якты кояш-айдан,
Тормышның үзеннән сорадым.

Син сорама миннән, сорама, —
«Җырыңа, дип, каян моң алдың?»!
Урау юллар үтеп, авырлыклар кичеп,
Якты язмышыма юл салдым.

Оставьте комментарий