Мөһаҗир моңы

Араларны бары сагыну бәйләр,
Искән җилләр, сабантуйлы җәйләр.
Төшләремә кердең, ерак дустым,
Күңелем белән күптән сиңа очтым.

Бабаларың елап киткән илдә
Җимерелә хәзер тимер киртә,
Инде үзем сәламемне илтәм,
Озатып калды Казан, Сөембикәм…

…Измир якларында иде бугай,
Үксеп-үксеп елады бер агай.
Мөһаҗирнең җыры икән җылау,
Нинди газап икән аны тыңлау?!

«Ай янында якты йолдыз,
Ай чыкты, син бат инде.
Чит җирләрдә озак йөрдең —
Бик сагындым, кайт инде…»

Татар юлы бетмәс — төкәнмәстер,
Дөнья кайнар, ә ул үзгәрмәстер.
Фин ягында туып үссәләр дә
Миҗгарын ул сагына, сүксәләр дә.

Утлы җирдән качып, сусыз җиргә
Киткәнсең син үз-үзеңне тиргәп,
Кытайда да ишетәмен моңың —
Сагындырадыр шул «Карурманың».

Зур халык түгел без җир шарында,
Тик мин яшим татар син барында.
Биштәреңне сал да иңнәреңә,
Йөрмә читтә, кайт, син, илләреңә!..

Оставьте комментарий