Авыл көе (Сагыну) (беренче вариант)

Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар;
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?

Тау астында салкын чишмә.
Агып төшә улакка;
Сагынуымны әйтер идем,
Җил дә исми ул якка.

Алмалар өзәр идем лә,
Бауларга тезәр идем;
Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем.

Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде;
Туган-үскән илләреңдә
Гомер кичерсәң иде.

Оставьте комментарий