Мәхәббәт җыры (алтынчы вариант)

Иң серле караш ташлыйсың,
Ә мин сиңа күз кысам.
Юри гашыйк булган булып,
Мин үзем чынлап кызам.
Мин үзем чынлап кызам.

Мин бит сине эзләп табам,
Мең кеше арасыннан.
Мәхәббәт нуры чәчелә,
Синең һәр карашыңнан.
Синең һәр карашыңнан.

Синең нурында коенып,
Яшим инде һәр бер көн.
Гел-гел сине уйлап йөреп,
Буталып бетте көн-төн.
Буталып бетте көн-төн.

Мин бит сине эзләп табам,
Мең кеше арасыннан.
Мәхәббәт нуры чәчелә,
Синең һәр карашыңнан.
Синең һәр карашыңнан.

Бер генә нәрсәне беләм,
Калганнарын белмимен.
Синең сөюемне тоеп,
Яшисем килә минем.

Мин бит сине эзләп табам,
Мең кеше арасыннан.
Мәхәббәт нуры чәчелә,
Синең һәр карашыңнан.
Синең һәр карашыңнан.

Оставьте комментарий