Сафия такмаклары

Идәнегез тигез икән,
Фанер җәйдегезме әллә?
Килдегез дә утырдыгыз,
Тамыр җәйдегезме әллә?!

Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.

Беләзегем-йөзегем,
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярларым юк, —
Сөярмен әле үзем.

Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.

Агыйделнең суы ага,
Су астыннан ком ага.
Матурлар чибәргә бара, —
Мине кайсыгыз ала?

Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.

Оставьте комментарий