Үтте инде

Күңелемдә яшерелгән
Хисләремне сизмиләр,
Йөрәгемне кая куярга да
Белми йөргән мизгелләр.

Үтте инде, сине яратмаска өйрәндем.
Сүнде инде йөрәгемдә булган хисләрем.
Сулды инде мәхаббәтнең алсу гөлләре.
Бетте инде бәхетебез тулы көннәрем.

Караңгылык чолгап алган
Йолдыз-айсыз төннәрем.
Газапларга бик күп салсалар да
Сине көткән көннәрем.

Үтте инде, сине яратмаска өйрәндем.
Сүнде инде йөрәгемдә булган хисләрем.
Сулды инде мәхаббәтнең алсу гөлләре.
Бетте инде бәхетебез тулы көннәрем.

Башка берәү өчен түгел
Җанда булган назларым.
Кабатланып бүтән килмәсә дә
Син очраган язларым.

Үтте инде, сине яратмаска өйрәндем.
Сүнде инде йөрәгемдә булган хисләрем.
Сулды инде мәхаббәтнең алсу гөлләре.
Бетте инде бәхетебез тулы көннәрем.

Оставьте комментарий